2018 елның апрелендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 11 мае, җомга

2018 елның апрелендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 32 тикшерү үткәрелде, аларның 7се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 15 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле, 10 тикшерү – прокуратура таләбе буенча. Шулай ук 2018 елның апрелендә, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, Чистай ЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен чүп-чардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортларны тикшерүләр уздырылды. Уздырылган тикшерүләр барышында барлыгы гомуми мәйданы 489,53 мең квадрат метрлы 47 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 89 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 53 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 4 беркетмә (1 – РФ КоАП 19.5 ст. 1 өл. буенча, 1 – РФ КоАП 7.22 ст. 1 өл. буенча һәм 2 – РФ КоАП 9.23 ст. 2 өл. буенча) төзелде, РФ КоАП 9.23 ст. 2 өлеше буенча Нурлат шәһәре прокуратурасыннан 6 карар каралды. Гомуми 34000 сумлык штрафлар белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International