«Халык тану-2018» II кварталы массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсына эшләр кабул итү дәвам ителә

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Катнашуга Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темасын яктырткан чакырыла федераль, региональ һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, муниципаль администрацияләре пресс-хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча бүлекләре) , шулай ук техникум, училище, институт, университетларның барлык факультетлар студентлары. II кварталында 2018 елның23 февраленнән 27 маена кадәр бастырылган, ММЧ яки эфирга чыккан, шулай ук уку йорты газеталарында (сайтта) бастырылган язмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллар кабул ителә. Интернет-тавыш бирү үткәрү вакыты 2018 елның 4 июненнән 24 июненә кадәр. Челтәр басмалары вәкилләре арасында җиңүчеләр2018 елның 22 июненә кадәр билгеләнә. II кварталында тәкъдим ителгән түбәндәге номинацияләр:

«Уңайлы шәһәр тирәлеген формалалштыру».

«Социаль объектлар интерьерлары дизайны».

«Төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшче һөнәрләрне популярлаштыру».

«Татарстан Республикасы Төзелеш тармагы».

«Ипотека базарын үстерү».

«Каты коммуналь калдыклар белән эш итү».

«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгында яңа энергия саклаучы технологияләр куллану».

Студентлар өчен номинация «Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы программаларын гамәлгә ашыруын яктырту».

Конкурста катнашуга гариза.

2018елда "Халык тану" массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсынүткәрү турында нигезләмә.

Элемтәләр:

Телефон: (843) 231-14-51 (52), (843) 231-15-00

pressa.msagkh@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International