ТКХ программаларын эксплуатация һәм гамәлгә ашыру идарәсе башлышы Илдус Насыйров Үзбәкстан Республикасының делегициясе белән очрашты

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Бүген ТКХ программаларын эксплуатация һәм гамәлгә ашыру идарәсе башлышы Илдус Насыйров җитәкчелегендә Ташкент өлкәсе хөкиме беренче урынбасары Кобил Хамдамов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасыннан килгән делегация белән очрашу булды. Очрашуның максаты- торак-коммуналь хуҗалыгы өлксендә татарстан тәҗрибәсен алу, аерым алганда, кунакларның зур кызыксынуы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү оештыруына юнәлгән иде. Дус республикасы вәкилләре Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык системасы электрон ресурсларын оештыру һәм эшләтү буенча уңышлы тәҗрибәсе белән таныштылар. Очрашу барышында кунакларга республикада төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагы һәм 2017 елда гамәлгә ашырылган программалары турында фильм-презентация күрсәттеләр. Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International