2012 елдан Татарстанда 42 мең урынга исәпләнгән 257 авыл клублары төзелде

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

2012 елдан 2017 елга кадәр Татарстанда 42 мең урынга исәпләнгән 257 авыл клублары төзелде, - диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә  ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев. Бу вакыт эчендә республика бюджетыннан 2 млрд. 618 млн. сум бүлеп бирелгән иде. «Быел без 268 млн. сумга 28 объект төзибез. Программа лидерлары Актаныш, Чүпрәле, Кайбыч, Кукмара һәм Әлки районнары булып торалар — анда инде бизәкләү эшләре алып барыла. Объектлар ел азагына кадәр файдалануга тапшырылачак,», -дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International