Чүпрәле районында тантаналы рәвештә яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачтылар. Комплексны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Яңа спорт объекты ачылу белән барлык тантанада катнашучыларны Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров котлады. Ул район халкы исеменнән спортны үстерү мәсьәләләре, районның талантлы спортчыларга һәм тренерларга ярдәм итү буенча даими игътибар өчен рәхмәт сүзләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчелегенә белдерде. Исегезгә төшерәбез, яңа ФСК үз эченә волейбол һәм баскетбол, шулай ук бадминтон һәм башка спорт белән шөгыльләнү өчен махсус идән белән җиһазландырылган спорт залын кертә. Моннан тыш, спорт комплексында тулы канлы күнегүләр үткәрү өчен барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган тренажер залы урнашкан. Комплекста шулай ук чишенү һәм юыну урыннары, административ кабинетлары бар.
Чара барышында Римма Ратникова һәм Марат Гафаров төзелеш эшен алып баручыларга Почет Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Алмаз Мингулов яңа ачылган спорт комплексына инвентарь алу өчен 100 мең сумлык Сертификат һәм бинаның символик ачкычын бирде. Республика бадминтон федерациясе дә район бадминтончыларына Сертификат бүләк итте.
Төзелешне алып барган “Алтын” төзелеш оешмалары төркеме вәкиле бинаны ачу тантанасында Чүпрәле районына гашыйк булуларын һәм шул уңайдан комплекска исемнең “Алтын” дип куелуына шатлануларын белдерде. Римма Ратникова исә, “Алтын” диелсә дә монда инде алтын белән тулы булмас, әмма алтынга тиң сәламәтлекне саклауга ярдәмче булыр”, -дигән ышаныч белдерде.