Бүген узган семинарда күпфатирлы йортларның энергетик эффективлыгын арттыру турында сүз барда. Семинарны СРО РНП “ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге”, ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь минисрлыгы, ТР Энергетика министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе оештырды.
Семинарда катнашучылар – күпфатирлы йортлар белән идарә итүче һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендәге оешмалар җитәкчеләре – эшне Казан шәһәре Яңа Савин районында урнашкан энергоэффектив торак комплексын караудан башладылар. Соңрак алар “Химград” технополисына юл тотып, анда “энергоэффектив “торак йорты” үрнәгендә бүгенге көндә инновацион саналган энергия саклаучы технологияләр белән танышып уздылар. Семинарның пленар өлеше Төзелеш министрлыгы бинасында узды, аны министр урынбасары Равил Каримов һәм СРО РНП «СОУ МКД РТ» директоры Назиф Фатыйхов ачып җибәрделәр.
ТР Энергетика министрлыгының энергетика идарә бүлеге начальнигы Гүзәл Садриева сүзләренә килгәндә, “энергия ресурсларын саклау кешенең уй-фикер йөртүен үзгәртүдән башлана, шуңа күрә торак фонд белән идарә итүче оешмаларга йортта торучының һәрберсе белән диалогта булырга киңәш итер идем мин”.
Равил Каримов катнашучыларга күпфатирлы йортларда санау приборлары урнаштыру Программасы нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2012 елга торак фондында энергия саклау буенча максатлар белән таныштырып үтте.
“Әлеге елдан алып яңа төзелүче йортларның проектына мондый приборларны кертү буенча проект институтлары белән эш алып барыла”, - диде Равил Каримов, – “Приборлар гомумән торак-коммуналь өлкәсен контрольда тотуга ярдәм итә”. Бу юнәлештә хәзерге көндә пилот проекты буларак эш Казанның Идел буе районында башланды. Бу район халкы 8800-100-00-33 номеры буенча шалтыратып торак-коммуналь өлкәсендәге мөрәҗәгатьләрен белдерә ала. Киләчәктә әлеге системаны бөтен республика буйлап таратырга планнаштырыла. Соңыннан мөрәҗәгать ни рәвештә каралуын уртак сайтка кереп карарга мөмкин булачак.