Татарстанда торак-коммуналь тарифлар башка төбәкләргә караганда шактый арзан. Моңа карамастан, айлык түләүләр күп гаиләнең бюджетына суга. Шуңа тарифларны киметүнең төрле юллары карала.
Республикада коммуналь тарифларны йөгәнләү эше 2011 елда башланды. Шуларның берсе — торак милекчеләре ширкәте, идарә компанияләре эшчәнлеген тикшерү. Халык коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең түгәрәкләнгән бәяләреннән арган иде бит. Хәзер идарә компанияләр турында мәгълүматны интернетка, киң җәмәгатьчелек хозурына чыгару эше бара. Әлбәттә, бу иң беренче чиратта хезмәттән файдаланучыларның үзенә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та узган елның декабрендә район башлыкларына ай саен ким дигәндә биш кешенең коммуналь исәбен алып карарга кушкан иде.
Район башлыклары өйдән-өйгә йөри
31 гыйнвар көнне Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясендә республика башлыгының фәрманы берничә районда төгәл үтәлә дип хәбәр иттеләр. Үрнәк башлыкларның исеме әйтелмәсә дә, аларның шәһәр, авылларда йортан-йортка, ишек алларына килеп, халык белән бу мәсьәләдә аралашуы мәгълүм.
Утырышта катнашкан Премьер-министр Илдар Халиков сүзләренә караганда, республика Хөкүмәтенең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре бәясен тикшерә торган махсус штабы бар. Алар да быел Татарстан районнарына чыгып, тарифларның ни дәрәҗәдә урынлы икәнен тикшерергә тиеш. Халыктан килгән шикаятьләргә оператив төстә җавап бирү алар җилкәсенә төшә.
Татарстанда канализация коллекторларын тикшерәләр
Ут, су, электр бәясенең кыйммәт булуын республика җитәкчелеге аны транспортлаудагы чыгымнарда күрә. «Челтәр компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Сафиуллин сүзләренә караганда, республиканың энергия белән тәэмин итүче предприятиеләрендә җиһазлар 75 процентка искергән. «Без куллана торган җайланмалар алдынгы илләрдә 30 ел элек эшләгән. Предприятиеләргә инвестицияләр җәлеп итеп, техниканы яңарту ягын карарга кирәк», - дип белдерде предприятие җитәкчесе.
Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков бу уңайдан республиканың Энергетика министрлыгына махсус программма әзерләргә кушты. Ул энергетика өлкәсендәге зур һәм кече оешмаларында эшләү, транспортлау җиһазларының ни дәрәҗәдә иске икәнен тикшерүдән гыйбарәт. Илдар Халиков моннан тыш барлык районнардагы канализация коллекторларын карап чыгарга боерды. Чөнки торба тишелеп, аннан су юкка агып ятса да, аның чыгымы гади кеше җилкәсенә төшә. 2011 елда дәүләт җитәкчелегенең торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә «тыкшынуы» аркасында 14,6 миллиард сумны янда калдыруга ирешелгән. Төрле тикшерүләр нәтиҗәсендә тарифлар да алай нык үсмәгән.