ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре министрның беренче урынбасары Фәрит Ханифов башлыгы астында “Россия чаңгы юллары-2012”дә катнаштылар.
“Россия чаңгы юллары-2012” – иң зур бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы, ел саен 1982 елдан бирле үткәрелә. Казанда бу ярыш сигезенче мәртәбә уздырыла. Барлыгы ярышта 21870 казан халкы катнашты, ә Татарстанда – 129153 кеше кышкы уеннар гадәтен хуплады.