Ике атна буенча Төзелеш министрлыгында республика районнары Башкарма комитет вәкилләре белән Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм күзәтү буенча берләштерелгән хезмәтне эшкә кертү соравы буенча очрашулар узды.
Катнышучыларга ресурска керү өчен логин һәм пароль, аннан тыш куллану буенча аңлатма китабы өләштеләр.
Министр урынбасары Равил Каримов барлык мөрәҗәгатьләрне берләштерү идеясы ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, 1 мартка кадәр системага керү мөмкинлеге барлык районнарда, Башкарма комитетларда һәм идарә итүче компанияләрдә булачак. “Мондый программа Россиядә башка берәүдә дә юк”, - дип белдерде Равил Каримов.
Хәзерге көнне мөрәҗәгатьләр ничек карала? Кеше мөрәҗәгатен ТР Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының кайнар телефонына (231-15-77) яки бушлай федераль номерга (8800-100-00-33) шалтыратып белдерә ала. Сall-центр диспетчерлары шалтыратуларны билгелиләр, мөрәҗәгатьләрне темасы һәм территориаль урнашу буенча тараталар. Киләсе адымны идарә итүче компания яки подрядчы ясый: үзләренә караган мөрәҗәгать буенча алар урынга чыгып, барлыкка килгән төзексезлекне карыйлар, шуннан соң акт төзелә.
ТР Дәүләт торак инспекциясе мөрәҗәгатьләр вакытында һәм сыйфатлы итеп каралуын контрольдә тота.
Әлеге сайтка теләсә кайсы вакытта ТР Хөкүмәте вәкилләре кереп карый ала.
Бүгенге көндә интернет-приемнаяларга, социаль челтәрләргә килгән мөрәҗәгатьләрне уртак базага – ТР Дәүләт хезмәте порталына www.uslugi.tatarstan.ru – күчерү турында сүз бара.