Татарстан Төзелеш министрлыгы: Германия Федератив Республикасы эшлекле даирә вәкилләре белән очрашу

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Министр урынбасары Илшат Гимаев Wermuth Asset Management Йохен Вермут нигез салучы һәм идарәче партнеры җитәкчелегендәге Green Gateway инвестицион фонды делегациясен каршы алды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә - «Алабуга» сәнәгать зонасы территориясендә бетон өчен химик кушылмалар (Primekss) җитештерүенә Green Gateway Фонды стратегик инвестицияләр бирү буенча фикер алышу. Cтратегик альянс буенча Фонд потенциаль партнер буларак «Казан» Җитештерү-төзелеш берләшмәсе» ҖЧҖ зур төзелеш компаниясен карый. Primekss компаниясенең инновацион технологиясе кырыс конструкция белән ярыклар һәм башка механик җимерүгә каршы торган каты идән өчен бетон җитештерергә мөмкинлек бирә. Өстенлекләр уникаль рецепт буенча бетонга өстәлмәләр салу хисабына ирешелгән. Бу технологияләрне бүген дөньяда профессионаллар кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International