Бүген Татарстан Республикасының инвестицион-төзелеш баш идарәсендә "2018 елда Амбулатор-поликлиника учреждениеләре биналарын капиталь ремонтлау" программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Фикер алышуда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау Министрлыгы, проект һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында әлеге проектны гамәлгә ашыруга бәйле кайбер мәсьәләләр каралды. Республикада 2018 елга 3195,72 млн. сум сумлык амбулатор-поликлиника учреждениеләре 114 биналары капиталь ремонты планлаштырылган. Бүгенге көнгә төзелеш-монтаж эшләре 97 объектта башланган.
Белешмә: 2017 елда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә амбулатор-поликлиника учреждениеләре 74 бинасы ремонтланган.