2018 елның 1 яртыеллыгында Бөгелмә ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында 2018 елның 1 яртыеллыгында инспекция инспекторлары тарафыннан торак фонды буенча уздырылган планнан тыш тикшерүләр барышында 1612,38 мең кв. м. мәйданлы 262 торак йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 491 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 267 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 42 беркетмә төзелде, шул исәптән: вазыйфаи затларга – 19, физик затларга – 23. Гомуми 32 000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта штрафларның 88 000 сумы түләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International