ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы “Торак” федераль максатчан программасында катнашу өчен программа эшләүне төгәлли

2012 елның 26 феврале, якшәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы “Торак” федераль максатчан программасында катнашу өчен программа эшләүне төгәлли. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры катнашында ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 2012 елда барлык төбәкләргә дә әлеге программа буенча финанслауның гомуми лимиты 2 миллиард 410 миллион сум тәшкил итә. Алар Россиянең 27 субъекты буенча бүленәчәк. Чараларны финанслау бюджет тәэмин ителеше коэффициентына бәйле булачак. Билгеләнгән коэффициенттан инженер инфрастурктурасы һәм төзелеш индустриясе предприятиеләре сафка бастыруга алынган кредитлар буенча процент ставкалары, шулай ук юл һәм социаль инфраструктура төзелеше субсидияләнәчәк.
Бүгенге көндә Казан, Чаллыдан, Алабуга, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарыннан гаризалар бар.
Барлык проектлар буенча финанс ресурсларына гомуми ихтыяҗ 4 миллиард 67 миллион сум тәшкил итә. Әлеге программа кысаларында төзелеш эшләре алып баручыларның төп ихтыяҗы квадрат метр бәясенә турындан-туры йогынты ясаучы проектларның иң чыгымлы өлеше буларак автомобиль юллары һәм социаль-көнкүреш объектлары төзелешенә киткән чыгымнарны турыдан-туры субсидияләүгә кайтып кала, дип өстәде Ирек Фәйзуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International