БМО Европа икътисади комиссиясенең эшлекле советы вәкилләре Татарстанда дәүләт-шәхси партнерлык потенциалын өйрәнәчәкләр. Бу хакта БМО Европа икътисади комиссиясенең икътисади хезмәттәшлек һәм сәүдә бүлегенең хезмәттәшлек һәм партнерлык секциясенең башлыгы Вильям Гамильтон Джеффри министр Ирек Фәйзуллин белән очрашу барышында хәбәр итте. Потенциалны бәяләү өч этапта узачак. Беренчесе – бу республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән сөйләшүләр. Икенче – хисапны әзерләү, һәм өченче – эшләр планын булдыру. Үзенең чыгышында Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикада дәүләт-шәхси партнерлык уңай тәҗрибәсе бар, аерым алганда, әлеге механизм сәламәтлек саклау объектлары төзелеш өлкәсендә кулланды:
«Инвесторлар ешрак заказчы-төзүче буларак, махсуслаштырылган оешманы – Татарстан Республикасы баш инвестиция-төзелеш идарәсен – җәлеп итәләр – оешаның штатында, кирәкле белгечлек, гадәт һәм белем биләгән хезмәткәрләр бар», -дип билгеләп үтте ул. Очрашу барышында яклар төрле мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шул исәптән республикада биналарның һәм корылмаларның техник торышы мониторингын гамәлгә ашыру, министрлыкның өстенлекле проектларының техник-икътисади нигезләвендә катнашу, шулай ук концессион килешүләр өлкәсен. Министр шулай ук тәкъдим кертте, ул республикада инженер челтәрләр тузганын киметергә мөмкинлек биргән булыр иде. Шуңа эшлекле советы вәкилләре бу мәсьәләне өйрәнү кирәклеген билгеләп үттеләр. Ахырында Европа делегациясе башлыгы Ирек Фәйзуллинга һәм бөтен чарада катнашучыларга ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.