Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2018 елның 1 яртыеллыгында гомуми мәйданы 5 015,93 мең кв. метрлы 332 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1 345 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1185, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 125, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 35.