Үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин һәм YDA Group төрек холдингы идарә рәисе Хюсейн Арслан фикер алыштылар. Төп темаларының берсе төзелеш өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык булды. Үзенең сәламләү сүзендә министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда төзелеш эшләре күләме2018 елга фаразы буенча 355 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән бюджет төзелеше һәм коммерция оешмалары төзелеше. Төп объектлар – күбесе –республика предприятиеләре төзелә. Статистика хезмәте соңгы мәгълүматы буенча, төзелеш тармагында эшләүчеләр саны (Татарстан республикасында) 105 мең кеше тәшкил итә. «Бик күп объектларны без безнең төркия партнерлары белән Казанның мең еллыгына әзерләгәндә төзедек, бу-Кол Шәриф мәчете, Казан кремлендә реконструкцияләү, Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе һәм кайбер башка мөһим объектлар, – дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин.
YDA Group идарәсе рәисе Хюсейн Арслан кыскача холдингы эшчәнлеге һәм гамәлгә ашырылган иң эре проектлар турында сөйләде: Алма-ата шәһәрендә финанс үзәге, Истанбулда Төркия үзәк банкы (партнер буларак) төзелеше. Холдинг шулай ук, аэропортлар, мәктәпләр, хастаханәләр, сәнәгать биналары, күперләр, тимер юл линияләрен, күпләп торак һәм күп кенә башка объектлар төзелеше белән шөгыльләнә. «44 ел эчендә без 8 млрд. долларга объектлар төзедек, бүгенге көндә компаниядә, якынча 13 мең хезмәткәр эшли», – дип ассызыклады Хюсейн Арслан. Төркия ягы Татарстан Республикасы территориясендә төрле перспективалы проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынуын күрсәтте, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык принципларында гамәлгә ашырыла торган: азагында YDA Group идарәсе рәисе Хюсейн Арслан министр Ирек Фәйзуллинга ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.