ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның июлендә Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. "Городок" ҖЧҖ, Чистай ш. "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ һәм "Восток" ТМШ карата планлы тикшерүләр башланды (хәзерге вакытта әле тәмамланмаган). Аталган идарәче оешмаларга карата уздырыла башлаган планлы тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 121,417 мең кв. метр булган 35 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде, 47 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү буенча 12 күрсәтмә бирелде. 2018 елның июлендә Чистай ЗТИ гражданнардан 28 мөрәҗәгать (26 язмача һәм 2 телдән) килде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 10сы урынга чыгып тикшерелде, аларның 7се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).