2018 елның август аенда Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2018 елның август аенда Чистай ЗТИ тарафыннан Чистай шәһәрендәге "Жилищник-5" ИК ҖЧҖ һәм "Восток" ТМШ карата планлы тикшерүләр тәмамланды (2018 елның июлендә башланган иде), шулай ук Чистай шәһәрендәге "Красноармейская" ТМШ карата планлы тикшерү башланды.

 2018 елның августында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 57 тикшерү үткәрелде, аларның 44се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 1 тикшерү прокуратура таләбе буенча һәм 12се ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле.

Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 257,08 мең кв. метр булган 82 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 197 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 48 күрсәтмә бирелде.

2018 елның августында Чистай ЗТИ гражданнардан 21 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 14се урынга чыгып тикшерелде, аларның 13е инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен 3 беркетмә һәм РФ КоАП 9.16 ст. 5 өлеше буенча энергияне саклау турындагы законнарның таләпләрен бозган өчен 1 беркетмә төзелде. ЧЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 17 000 сумлык штрафлар рәвешендә вазыйфаи затларны җаваплылыкка тарту турында 4 карар чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International