Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгында коммуналь комплекс тәкъдимнәрен регулярлаштыручы оешмалар өчен “Тариф компаниясе 2013” дип аталган семинар-киңәшмә булды. Видеоконференция режимында 2013 елга тарифларны формалаштыру турында сөйләштеләр.
Семинар-киңәшмәдә республика министрлыклары һәм тариф буенча комитет вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында җылылык,электр, су белән тәэмин итү, суларны чистарту һәм ката көнкүреш калдыкларын юкка чыгару өлкәсендә эшләүче оешмаларның тарифларын тигезләү сораулар буеча докладлар тыңланды. Шулай ук коммуналь комплексның җитештерү инвестицион программаларын формалаштыру өлкәсендәге таләпләр һәм дөрес якын килүләр турында сөйләштеләр.