2019 елда Татарстанда 104 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

2019 елда Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү өчен 427 миллион сум акча каралган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

“Без барлык программаларны да төгәллибез. Шул ук вакытта киләсе ел программасын әзерлибез. Бүгенге көндә универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү программасы тулысынча формалаштырылган диярлек. Аңа 427 миллион сум акча биреләчәк”, - диде спикер.

Аның сүзләренчә, киләсе елда 104 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 12 модульле чаңгы базасы төзү планлаштырыла.

“Спорт министрлыгы белән берлектә объектларны капиталь ремонтлау программасын әзерләү белән дә шөгыльләнәбез. Кабул ителгән карарлар бар инде. Әйтик, 2019 елда “Баскет-холл” һ.б. объектлар капиталь төзекләндереләчәк”, - дип билгеләде В.Кудряшев.

2013-2017 елларда республикада 791 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 11 модульле чаңгы базасы төзелгән. Финанслауның гомуми күләме 1 миллиард 879 миллион сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International