Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Рәссәй субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының 1 кв.метры бәясе нормативын һәм уртача базар бәясен билгеләү методикасы проекты эшләнде. Боерык проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. РФ Президенты Владимир Путин торак бәясен бәяләү методикасын яңартырга кушты. Методикадан риелторлар, нотариуслар, дәүләт пошлиналары һәм Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу белән бәйле башка чыгымнар өлешен исәпкә алган 0,92 коэффициентын төшереп калдыру күздә тотыла. Бу бүгенге көндә әлеге хезмәт күрсәтүләр өчен түләү статистика органнары тарафыннан 1 кв.метрның уртача бәясен билгеләгәндә исәпкә алынмау белән бәйле. Төзелеш министрлыгы методикасы гражданнарның аерым категорияләренә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләүләрне исәпләү өчен кулланыла.