ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте. Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды дәүләт корпорациясенең Күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин, ТКХ Фонды генераль директоры Константин Цицин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада юстиция министры урынбасары М. М. Ибәтуллин, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы А. В. Тыгин катнашты. Киңәшмәне ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин 2013-2017 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасының үтәлеше турында сөйләде. Шулай ук 2019-2024 елларга Татарстан Республикасының авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программасының планлы күрсәткечләрен билгеләп үтте. "Программаны гамәлгә ашыру кысаларында 8 007 авария хәлендәге йортта яшәүче 20 190 граждан үзләренең торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 6 398 авария хәлендәге фатир хуҗалары уңайлыклары алды, 1 609 авария хәлендәге йорт милекчеләренә акчалата компенсация алырга теләк белдерде», - дип билгеләп үтте ул. Чарага йомгак ясап, дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү мәсьәләләре буенча халыкка үз вакытында аңлату эшенең мөһимлеген, шулай ук йортларны төзегәндә энергоэффектив кораллардан файдалану кирәклеген ассызыклады. ТКХ фондының Күзәтчелек советы рәисе Сергей Степашин 2019-2024 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасының төп үсеш юнәлешләрен билгеләде.