Ирек Фәйзуллин социаль ипотека буенча торак алган гражданнарны өй туйлары белән котлады

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа күпфатирлы йортка күчү тантанасында катнашты. Лаеш районының Габишево авылының «Төньяк» микрорайонында республика социаль программасында катнашучылар, шулай ук табиб-грант алучылар һәм ятим балалар фатирлар алды. Ирек Фәйзуллин сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы торак тапшыру күләме буенча алдынгы урында тора һәм Россия Федерациясенең икътисади яктан алга киткән субъектлары исемлегенә керә. «Соңгы җиде ел дәвамында Татарстан Республикасында 2 млн. 400 мең кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелә. 2018 елда 2 млн.403 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә 2 млн. 73 мең кв. м (планның 86,3%) файдалануга тапшырылган, бу узган ел дәрәҗәсенә туры килә (узган ел белән чагыштырганда 101%)», - диде ведомство башлыгы. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә буенча, «безнең республикада торак тапшыруның төп юнәлешләренең берсе-гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча уникаль программаны тормышка ашыру-социаль ипотека программасы. Әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла. Чыгыш ахырында министр яңа йортта яшәүчеләргә гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек теләде. Исегезгә төшерәбез, 2005 елдан башлап социаль ипотека программасы буенча гомуми 6 млн.806 мең кв. м. 106801 фатирлы торак йортлар файдалануга тапшырылган. Быел социаль ипотека программасы буенча 527, 2 мең кв. метр торак каралган. Бу 9323 фатирлы 242 торак йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International