Владимир Кудряшев: «Буыннар алмашыннан башка, архитектура чишелешләрен үстерергә генә түгел, ә сыйфатларын да саклап калырга ярамый»

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Узып баручы елның архитектура һәм шәһәр мохитенең төп вакыйгалары һәм булачак чаралар турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе Владимир Кудряшев сөйләде.

- Владимир Николаевич, ел ахырына нинди нәтиҗәләр белән киләбез, нинди төп чаралар бүлеп бирер идегез?

- Ел архитектура вакыйгаларга гына бай булмады, Татарстан башкаласы – Казан - футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итте, бу шәһәр һәм шәһәр халкы өчен дә, бөтен ил өчен дә әһәмиятле вакыйга булды.

- Владимир Николаевич, без ел нәтиҗәләре һәм төп вакыйгалар турында сөйләштек, без хәзер киләчәккә нинди дә булса чаралар билгели алабыз микән?

– Мин әйткәнемчә, безне SIYUM архитектура һәм дизайн икенче халыкара инвестицион форумы көтә дип өметләнәбез. Ә хәзер без халыкара катнашу белән «Архитектура мирасы» Бөтенрәссәй Фестивален үткәрү өстендә актив эшлибез. Быел ул беренче тапкыр Мәскәүдә «Манеж» үзәк күргәзмәләр залында үткәрелде, барысы да югары дәрәҗәдә узды дип саныйм. Рәссәй Архитекторлар берлеге президенты Казанда икенче «Архитектура мирасы» фестивален үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Без барыбыз да республикабызның – Рәссәй Федерациясенең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән 3 объект урнашкан бердәнбер субъекты булуы белән горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International