2018 елның 22 декабрендә Балтач районында яңа социаль объектлар – чаңгы базасы һәм күпфункцияле үзәк - башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды, алар республика программалары кысаларында төзелгән. Чара «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Салихов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасының чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе вәкилләре катнашында узды. Балтач шәһәр тибындагы поселогында беренче объект – чаңгы базасы, универсаль спорт мәйданчыклары һәм блоклы модульле чаңгы базалары төзү буенча республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Чаңгы базасы чаңгычыларга хезмәт күрсәтү һәм инвентарь прокаты өчен кирәкле җиһазларга ия. Икенче объект - республика бюджеты хисабына төзелгән башлангыч мәктәп-балалар бакчасы ачылу тантанасына Борнак авылының барлык халкы җыелды. Кечкенә генә торак пункт өчен мондый объект төзү бик кирәк. Әлеге объект күпфункцияле үзәк булып тора. 14 урынлы башлангыч мәктәптән тыш, объект шулай ук балалар бакчасы да булып тора һәм халык өчен спорт һәм актлар залы сыйфатында кулланыла торган 50 урынга исәпләнгән универсаль зал бар. Бу районда республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган бишенче шундый объект.