2019 елның 21-25 гыйнварында Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек атналыгы (competition preparation week) узды. 25 гыйнварда КДАТУда Worldskills International сантехник һәм җылыту буенча компетенциясе баш эксперты Markus Niderer (Швейцария) кунакта булды. Кунакны "Systems" инженер үзәге һәм «Ныклык» фәнни-мәгариф үзәге белән таныштырдылар, "BFFT.space” архитектура-мәгариф киңлегендә гамәлгә ашырыла торган уңышлы проектлар турында сөйләделәр. Markus "Җылылык энергетикасы, газ белән тәэмин итү һәм вентиляция" кафедрасы базасында үткәрелә торган Рәссәй милли җыелма командасы күнекмәсендә булды. Аның сүзләренә караганда, «Европаның лаборатория базаларыннан калышмый торган университетның лаборатория базасы сокланган».