2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынны һәм Россия субъектлары арасында алтынчы урынны алды.
Беренче урында-Мәскәү өлкәсе (8,8 млн.кв. м), аның артыннан Краснодар крае (4,4 млн. кв. м), Санкт-Петербург шәһәре (3,95 млн. кв. м.), Мәскәү шәһәре (3,5 млн. кв. м.), Ленинград өлкәсе (2,64 млн. кв. м.) бара.
Исегезгә төшерәбез, Республикада соңгы 8 ел дәвамында ел саен 2 млн.400 мең кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелә (2018 елда 2 млн. 409,9 мең кв. м). Татарстан Республикасында Россия буенча бер кешене торак белән тәэмин итү күрсәткече иң югары – 26,2 кв. м.