Татарстан белән Үзбәкстан төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Очрашуда торак төзелеше, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнар турында фикер алыштылар. Республиканың җылылык һәм энергия белән тәэмин итү, су үткәргеч-канализация хуҗалыгы өлкәсенә аерым игътибар бирелде. Үзбәк делегациясен сәламләп, Ирек Фәйзуллин ике яклы мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын билгеләп үтте һәм очрашу Татарстан-Үзбәкстанның тулаем, шулай ук аерым алганда торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, алга таба да актив үсеш алуына этәргеч булачагына ышаныч белдерде. Үз чыгышында министр билгеләп үткәнчә, соңгы 8 ел эчендә Татарстанда ел саен 2 млн.400 мең кв. метрдан артык торак гамәлгә кертелә (2018 елда 2 млн. 409,9 мең кв.м.). Бу төзелеш оешмаларын эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм торак бәясе үсешен тоткарлый торган фактор буларак, төзүчеләр арасында конкуренцияне саклый. Рәссәй Федерациясе буенча иң югарыларының берсенә 1 кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече ирешелгән (Татарстан Республикасында 26,2 кв.м. һәм РФ буенча 25,2 кв. м.). Шулай ук быел республика халкының тормыш сыйфатына зур йогынты ясаучы 40 дәүләт программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Без алган файдалы тәҗрибә белән хезмәттәшләребез, шул исәптән чит ил партнерлары белән дә уртаклашуга һәрвакыт шат», – дип ассызыклады И. Э. Фәйзуллин. Җавап сүзендә Үзбәкстан Республикасы Министрлар ике яклы мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен ассызыклады, Татарстан-үзбәк мөнәсәбәтләре үсеше тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләр белән хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә күтәреләчәгенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International