Россиядә «Акыллы шәһәр» стандарты барлыкка килде

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, "Акыллы шәһәр" проекты җитәкчесе Андрей Чибис «Акыллы шәһәр» стандартын раслады. Бу стандарт 2024 елга кадәр «Акыллы шәһәр» шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруның ведомство проектында катнашучы барлык шәһәрләргә дә башкарырга туры киләчәк база һәм өстәмә чаралар җыелмасын үз эченә кертә. Стандарт сигез юнәлеш буенча чараларны үз эченә ала: шәһәр идарәсе, «акыллы» ТКХ, шәһәр тирәлеге өчен инновацияләр, «акыллы» шәһәр транспорты, иҗтимагый һәм экологик куркынычсызлык интеллектуаль системалары, элемтә челтәрләре инфраструктурасы, туризм һәм сервис. Әйтик, беренче адым-шәһәр халкын шәһәр процесслары белән идарә итүгә җәлеп итү буенча цифрлы платформалар һәм сервислар кертү, алар илнең һәр төбәгендә 2020 елда эшләргә тиеш. Исегезгә төшерәбез, «Акыллы шәһәр» проектын гамәлгә ашыруда Рәссәй Федерациясенең барлык субъектлары һәм халык саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр, шулай ук барлык административ үзәкләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International