Илшат Гыймаев: «Өлешләп төзүне иске кагыйдәләр буенча тәмамларга мөмкин»

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Элегрәк башланган өлешләп төзелешен иске кагыйдәләр буенча, ягъни эскроу счетлары белән файдаланмыйча тәмамларга мөмкин булган критерийлар расланды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гимаев торак төзелешен проектлы финанслау мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 1 июленнән Рәссәйнең барлык төзүчеләре эскроу счетларыннан файдаланып, торак төзелешен проектлы финанслауга күчәргә тиеш. Киңәшмәне ачып, төзелеш министры урынбасары Илшат Гимаев хәбәр иткәнчә, кичә Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте карары имзаланган, ул күп фатирлы йортларны төзүчеләр өчен төзелешне җиңеләйтәчәк. Карар нигезендә, йорт 30% тан артык әзер булса, йорт өлешләп түләүчеләр акчаларын турыдан-туры җәлеп итә алачак. Өлешләп катнашу килешүләренең саны торак йорттагы торак һәм торак булмаган биналар саныннан ким дигәндә 10% ка җитәргә тиеш. Илшат Гыймаев Татарстан төзелеш базарында реформага бәйле рәвештә өзеклекләр булырга тиеш түгел, дип ышандырды.

«Соңгы 8 ел эчендә республикада ел саен 2 млн.400 мең кв. метр күләмендә файдалануга тапшыру күләмнәре саклана, шулай ук Рәссәй Федерациясе буенча иң югары күрсәткечләргә 1 кешегә торак белән тәэмин ителеш күрсәткече ирешелгән», - дип билгеләп үтте ул. Татарстанда 214-ФЗ нигезендә 55 502 фатирлы 255 күпфатирлы йорт (3,809 млн.кв. м. торак булмаган бүлмәләр белән) төзелә, алар буенча 15 019 өлешләп төзү килешүе имзаланган. Якынча анализ күрсәткәнчә, РФ Хөкүмәте Карары Проекты критерийлары буенча (эскроуга күчмичә) 2 078 649,2 мең кв. м мәйданлы 31 846 фатирлы, алар буенча 13 435 өлешләп төзү килешүе имзаланган, 160 КФЙ буенча 66 төзүче узарга тиеш; эскроу счетларына 1 494 097,4 мең кв. м. мәйданлы 20 946 фатирлы, алар буенча 104 өлешләп төзү килешүе имзаланган, 80 КФЙ буенча 41 төзүче күчәчәк; 237 114,6 мең кв. м. мәйданлы 2 710 фатирлы, алар буенча 104 өлешләп төзү килешүе имзаланган, 15 КФЙ буенча 14 төзүче турында мәгълүмат юк. Төзүчеләрнең торак төзелеше проектларын гамәлгә ашыру өчен тормышка ашырыла торган яки планлаштырыла торган кредит моделенең финанс анализы буенча вәкаләтле банклар белән эше дәвам итә. "Төзүчеләргә вәкаләтле банклар белән эшне көчәйтергә кирәк, бүгенге көндә бары 16ында гына башлангыч хуплау бар", - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International