Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерүче “Аммоний” ААҖ Комплексы төзелешендә CNCEC (Кытай) генподрядлы оешма җаваплылыгы зонасындагы 26 объектта һәм “НИИК” ААҖ (Дзержинск шәһәре) Россия генподрядчы җаваплылыгы зонасында нигез чокыры казу, свай сугу һәм фундаментларны бетонлаштыру буенча эшләр бара. Барлыгы 237 свай сугылган һәм 36 мең м3тан артык грунт чыгарылган. Фундаментны бетонлаштыру эшләрен CNCEC үз көче белән эшли, 198 эшче чакырылган. Свайны кадаклау һәм нигез чокырын казу эшләрен “Камгэсэнергострой” ААҖ бүлекчәсе – “КамГэсФундаментСтрой” ҖЧҖ һәм “УМС” ҖЧҖ башкара.
“ПЭС” ҖЧҖ вакытлыча электр белән тәэмин итә. 28 терәк монтажлау эшләре тәмамланган, 1460 метр СИП кабель сузылган. “НИИК” ААҖ вакытлыча офисы ялганган, КТП урнаштырылган, сафка кертелә торган эшләр эшләнгән. CNCEC төзелеш объектлары тоташтырылган.
Яр Чаллы шәһәренең “Иншаат” МПО ЯАҖ подрядчылары тарафыннан җир асты коммуникацияләрен кыстырып калдыру эше башланган.
“АМК Комплексы Заводидарәсе 301/02” объекты буенча монолит каркас урнаштыру эшләре тәмамланып килә.
“НИКО-С” ҖЧҖ подрядчы оешма, эшләп килүче “Менделеевсказот” ҖЧҖ предприятие территориясендә булган “91/01 – сыек аммиакны саклар өчен кирәк булган 20000 м3лы Изотермик резервуар” объектында сынау өчен алынган свайларны кадаклап карады.