Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 3,8 млрд. сум, бу еллык лимитның 87%. Әлеге мәгълүматлар бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барган, видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә китерелде.
ТРсы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үз докладында, 39 райондагы 340 йортта капиталь ремонт тулысынча тәмамланган булуын хәбәр итте. Шулардан ГЖИда 15 муниципаль оешмадагы 63 йортттан кабул итү актына кул куелган. Барлыгы, республика буенча, Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан, уртача эшләнгән эшнең 56% өчен актлар кабул ителгән.
Барлык чыганаклардан УК һәм ТСЖ хисабына 2,92 млрд. сум күчерелгән, бу еллык лимитның 62% тәшкил итә.
Ирек Фәйзуллин шулай ук, Казандагы 2013 елгы Универсиада маршруты буйлап урнашкан күп фатирлы торак йортларның алгы якларын һәм түбәләрен ремонтлау барышы турында да хәбәр итте. Әлеге маршрутта ремонт таләп итүче 240 объект урнашкан. Хәзерге вакытта 174 объектта эшләр бара, бу гомуми күләмнең 73% тәшкил итә.
Универсиада маршрутында урнашкан йортларның алгы өлешен һәм түбәсен ремонтлау программасына, мәдәни мирас объекты булып саналган 15 йорт кергән, әлеге йортларда эшләр башкару өчен ТРсы мәдәният Министрлыгыннан рөхсәт кирәк. Аталып киткән йортлар арасындагы 7 объектта бинаның торышын тикшерү, фундаментны яхшырту буенча өстәмә эшләр эшләргә, кирәкле проект документацисен төзү һәм дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза үткәрү кирәк. Шуңа күрә, Ирек Фәйзуллин, әлеге йортларда эшләрне тәмамлау срогын 2012 елның ахырына күчерергә рөхсәт сорады.
Гомумән алганда, министр билгеләүенчә, республика төзелеш программаларының барысы буенча да эшләр оештырылган һәм алар график буенча баралар.