Бүген Төзелеш Министрлыгында торак төзелешен реальләштерү һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләштеләр

2012 елның 25 июле, чәршәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында торак төзү, шул исәптән 2012 елгы социаль ипотека программасы буенча торак төзү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Киңәшмәдә Башкарма комитетларның, төзелеш комлексының заказ бирүче  һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Бүгенгесе көндә, республикада, 1 180,3 мең кв. метр торак (еллык бурычның 47,6%) файдалануга тапшырылган. Шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча 226,5 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча 317,4 мең кв. метр төзелгән. 2012 елда торак төзү программасы, шул исәптән “Социаль ипотека” программасын үтәү барышы турында доклад белән Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин чыгыш ясады.

Социаль ипотека программасын тормышка ашыру барышы турында доклад белән “ ТР Президенты карамагындагы ДТФ” НО директоры Т.М. Абдуллин чыгыш ясады.

Социаль ипотека программасының төзелеш графигыннан артта калган объектларның торышы турында аңлатма белән Казан шәһәре муниципаль оешмасының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.Р. Нигъмәтҗанов, Кама Тамагы муницаль районының Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Рамазанов һәм Яшел Үзән муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесе Р.М. Гарифуллин чыгыш ясады.

Яр Чаллы шәһәре “Замелекесье” микрорайонындагы торак йортларны төзеп бетерү һәм эксплуатациягә тапшыру буенча сораулар аерым каралды. Әлеге йортлар турындагы мәгълүматны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.М. Шакиров һәм “Камгэсэнергострой” ААҖ генераль директоры А.С. Евдокимов тәкъдим итте. Киңәшмә ахырында, подрядчы оешма җитәкчеләре буларак, “Ак таш” ҖЧҖ җитәкчесе Г.А. Әхмәтов һәм “Казаньцентрстрой” ААҖ җитәкчесе  Р.Р. Сафин сүз алдылар һәм социаль ипотека программасы буенча торакның бер квадрат метрын төзү бәясе белән килеп чыккан хәл, рентабельлек белән эшләргә мөмкинлек бирмәвен, тиешле хисаплар китереп аңлаттылар. Алар Төзелеш Министрлыгы адресына, төзелеш квадрат метрының бәясен арттыру мөмкинлеген тикшерү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, министр тарафыннан, Министрлыкның икътисад һәм төзелеш блокларына социаль ипотека объектларын төзү үзкыйммәтенә анализ ясарга һәм тиешле тәкъдимнәр әзерләргә йөкләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International