Бүген Төзелеш министрлыгы кураторлыгы астында узган киңәйтелгән киңәшмәдә базарда катнашучылар төзелеш тармагын проектлы финанслауга күчүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Төзелеш министрлыгы аңлату эшчәнлегенә аерым игътибар бирә. Банклар, төзүчеләр һәм өлешләп төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) буенча вәкаләтле органнар вәкилләре катнашында эшлекле очрашулар, киңәшмәләр даими үткәрелә. Быелгы утырыш мондый төрдәге исәп буенча өченче чара булды. Чыгыш барышында министр урынбасары Илшат Гимаев, төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп: закон белән билгеләнгәнчә, 2019 елның 1 июленнән гражданнарның өлешле торак төзү өчен акча җәлеп итү бары тик эскроу счетларыннан файдаланып кына рөхсәт ителгәнен искә төшерде. Әлеге кагыйдәләрдән төшереп калдыру Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән критерийларга туры килә торган күп фатирлы йортлар өчен генә билгеләнгән. Очрашуга чакырылган Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов җыелучыларга, квартал саен хисап кушып, төзелеш проектының әзерлеге турында гариза формалаштыру һәм бирү тәртибе турында сөйләде.