Рөстәм Миңнеханов: “ Без үзебезнең төзелеш комплексының эшен канәгатьләнерлек дип бәялибез”

2012 елның 1 августы, чәршәмбе

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы коллегиясенең 2012 елның беренче яртысында төзелеш комплексы эшләгән эшләргә йомгак ясау һәм Татарстан Республикасында индустриаль йорт төзелеше үсешенең перспективалары буенча күчмә утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, Татарстан Республикасы хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинетының җаваплы эшчеләре, Татарстан Республикасының Дәүләт Советыннан вәкилләр, Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларның башлыклары катнашты.

Пленар өлеш башланыр алдыннан катнашучылар Яр Чаллының эре панельле йорт төзү заводына бардылар. Әлеге заводта предприятиегә җыелма тимер-бетон җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирүче яңа җиһазны эшләтеп карау булды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ачты. Ул үзенең чыгышында республикада төрле төрдәге объектларның күп төзелүен әйтеп узды. Беренчедән, бу Казандагы 2013 елгы Универсиадага транспорт һәм спорт инфраструктура объектлары. Сәламәтлек саклау объектларында да җитди эшләр башкарыла. ФАПлар төзү, торак йортларны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программалары тормышка ашырыла. Татарстанда масштаблы промышленностьлы төзелешләр арасыннан, Рөстәм Миңнеханов, ТАНЕКОдагы гидрокрекинг комплексын, яңа “Аммоний” заводын, “Алабуга” ҮИЗ үсешен, проектлаштыра торган “Иннополис” инновацион шәһәрне атап узды. Казанда агропромпарк актив рәвештә төзелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзулллин төзелеш индустриясенең торышы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның хәбәр итүенчә, беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча төзелеш комплексында динамик үсеш күзәтелә. Республика буенча 13 җәмгыять инфраструктура объекты файдалануга тапшырылган. Эре сәнәгать һәм инфраструктура объектларын төзү дәвам итә. Капиталь төзелеш объектларында эшләнүче, подряд тәртибендә  башкарыла торган эшләр күләме стабиль рәвештә үсә. 2012 елның беренче яртысы өчен ул 77, 4 млрд. сум тәшкил итә һәм узган елның аналогик чоры белән чагыштырганда 9,5% ка үскән. Бу вакыт аралыгында төзелеш материаллары сәнәгатеның эре һәм урта предприятие һәм төзелеш индустриясе продукцияләрен җитештерү 44,4 % ка арткан һәм 10,9 млрд. сум тәшкил иткән.

Министр И.Э. Фәйзуллин үз докладында соңгы берничә ел эчендә, төзелеш комплексында хезмәт җитештерүчәнлегенең үсә баруын әйтеп узды. “төзелеш” эшчәнлек төре буенча бер эшчегә уртача айлык эшләнгән продукция 2012 елның гыйнвар – май айларында 16,7 %ка артты  һәм 95,4 мең сум тәшкил итте.  Төзелеш комплексының эре һәм урта предприятиесендәге бер эшченең уртача айлык хезмәт хакы 2012 елның 5 ае өчен 12,6 % ка артты һәм 26437 сум тәшкил итте. Төзелеш комплексының эре һәм урта предприятиеләренең керем белән чыгым аермасын билгеләп чыгарылган финанс нәтиҗәләре 2012 елның 5 ае өчен 2,5 тапкыр артты һәм 596,8 млн. сум тәшкил итте.

Эре панельле йорт төзү перспективалары турында доклад белән фәнни институтлар һәм сәнәгать компанияләре вәкилләре чыгыш ясады. Коллегиягә нәтиҗәләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International