“Салават күпере” торак комплексында Әлфия Авзалова урамында яңа йорт тапшырылды

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

18 катлы яңа бинада социаль ипотека программасында катнашучылар һәм Татарстан Президенты грантын алган табиблар яшәячәк.

Иртән Казанның “Салават күпере” торак комплексында Әлфия Авзалова урамы, 15 йорт адресы буенча яңа йорт файдалануга тапшырылды. Социаль ипотека программасында катнашучылар, 500 мең сум күләмендә  махсус грант алган табиблар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары үз фатирларыннан ачкычлар алды.

18 катлы яңа йорт 5 подъездлы, аларның һәркайсы пассажир һәм йөк лифты белән җиһазландырылган. Бу бик мөһим, чөнки йортта күпбалалы гаиләләр яшәячәк. Күп катлы йортларда барлыгы 425 фатир бар, шуларның йөздән артыгы — өч бүлмәле.

Йортта шулай ук кечерәк мәйданлы фатирлар бар. Аларның 150дән артыгы ике бүлмәле һәм 170 фатир - бер бүлмәле. Барлык фатирлар да яшәргә тулысынча әзер.

“Салават күпере” торак комплексында 32 йорт файдалануга тапшырылган, тагын 12 йорт төзелә. Аларның күп өлешен ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International