Бу ел Рәссәй өчен милли проектларны гамәлгә ашыру билгесе астында уза. Төбәкләр өчен илкүләм проектларны үтәү үсеш өчен җитди этәргеч булачак. Татарстан Республикасы өстенлекле тармакларга кагылышлы 49 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Төбәк халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче төп юнәлешләрнең берсе-төзелеш. Татарстанда 2011 елдан башлап 2 млн.400 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла, республика РФ һәм Идел буе федераль округы субъектлары арасында алдынгы урыннарны били. 2018 ел нәтиҗәләре буенча төбәктә 2 409,9 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бу төзелеш оешмаларын эш белән тәэмин итәргә һәм төзүчеләр арасында конкуренцияне сакларга мөмкинлек бирде.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты нигезендә Татарстанда түбәндәге торак тапшыру күләмнәре расланды: 2019 елда – 2 425,0 мең кв. м., 2020 елда – 2 450,0 мең кв. м., 2021 елда – 2 475,0 мең кв. м., 2022 елда – 3161,0 мең кв. м., 2023 елда – 3404,0 мең кв. м., 2024 елда – 3 648,0 мең кв. м. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында халыкны торак белән тәэмин итү, яңа социаль объектлар төзү, шулай ук төзелеш комплексы үсешен стимуллаштыру. Рәссәй Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә: «Кешеләр илкүләм проектларның уңай нәтиҗәсен тоярга тиеш, алар ахыр чиктә, барыннан да элек, ил гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән».