Татарстанда Уңайлы шәһәр мохитен төзекләндерү югары дәрәҗәдә. Бу хакта КФУда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл барышында шәһәр тирәлеген төзекләндерү мониторингы үзәге координаторы Павел Жбанов сөйләде. "Татарстанда Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру һәм төзекләндерү бурычларын хәл итү бик югары дәрәҗәдә тора дип әйтә алам. Республикада бу мәсьәләләр белән беренче генә көн шөгыльләнмиләр - бу стартап түгел", - дип билгеләп үтте Мәскәү архитектура институты проректоры. Шәһәр тирәлеген төзекләндерү буенча республика программасы «Торак һәм шәһәр тирәлеге» федераль илкүләм проектыннан иртәрәк башланды, һәм бу Татарстан шәһәрләренең инде тулаем төзекләндерелүе факторы булды, дип өстәде ул.
Түгәрәк өстәлдә Павел Жбанов кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары конкурсында 920 млн сумлык грант откан Татарстан шәһәрләрен тикшерү барышы турында хисап тәкъдим итте. Бөтенрәссәй грант конкурсы 2018 елның маенда узды. Татарстаннан анда 24 шәһәр проекты катнашты, шуларның 14се-Минзәлә, Әгерҗе, Кукмара, Баулы, Нурлат, Чистай һ. б. җиңүче булды.