Авылларны урам утлары белән тәэмин итүгә Татарстан ел саен 225 млн.сум бүлеп бирелә

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Агымдагы елда авылларда 5,5 меңнән артык светодиод яктырткыч урнаштырылачак. Агымдагы елда Татарстанның барлык районнарында авылларны урам уты белән тәэмин итүгә 225 млн сум акча тотылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Волков сөйләде. «Программаны финанслау күләме (торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу — Т-и искәрмәсе) 225 млн. сум тәшкил итәчәк, барлык районнарда да бу программа үтәлә. Бүгенге көндә 5 мең 713 яктырткыч урнаштырылган, 131 км СИП чыбык салынган (Һава көч һәм яктырту челтәрләрендә электр энергиясен тапшыру һәм бүлү өчен билгеләнгән үткәргеч тибы- Т-и искәрмәсе), идарәнең 86 щиты урнаштырылган. Эшләрне башкару 52% тәшкил итә. Бүген без бернинди дә куркыныч күрмибез һәм сентябрьгә кадәр әлеге программаны тәмамларга планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте спикер. Евгений Волков бу программа буенча 2014-2018 елларда 45 мең яктырткыч урнаштырылган, 1256 км СИП чыбык алмаштырылган, һәм финанслау күләме 1 млрд. сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International