Проект кысаларында Болгарда су әзерләү станциясе төзеләчәк һәм Татарстанның биш районында чистарту корылмаларын ремонтлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасының Газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Волков сөйләде. Казанда, Болгарда һәм Татарстанның биш районында «Идел елгасын савыктыру» федераль проекты кысаларында чистарту корылмаларын модернизациялиләр. «Рәссәй дәрәҗәсендә «Идел елгасын савыктыру» федераль проекты бар, Татарстан да анда катнаша. Бүгенге көндә республикада алты районда алты объектны модернизацияләүгә 1 миллиард 200 миллион сум акча юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте спикер.Евгений Волков сүзләренчә, чистарту корылмалары Әгерҗе (Кызыл Бор) һәм Алексеевск (Алексеевск штп) районнарында төзеләчәк, шулай ук Зәйдәге чистарту корылмаларына капиталь ремонт ясау, Казанда яңгыр сулары канализациясе чыгару корылмаларында масштаблы чистарту корылмалары төзү, Алабугада чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча зур проект һәм шул ук программа буенча Тәтештә чаралар планлаштырылган. Генераль директор урынбасары шулай ук төзелешнең Болгарда да үткәреләчәген билгеләп үтте. Су барлык кирәкле таләпләргә туры килсен өчен, су әзерләү станциясе төзеләчәк