Виталий Мутко Казанда: 7 млн рәссәйдә яшәүче арендалы торак белән кызыксына

2019 елның 16 августы, җомга

РФ вице-премьеры фикеренчә, яшь гаиләләргә, социаль хезмәткәрләргә, полицейскийларга социаль арендалы торак кирәк. Рәссәйдә арендалы торак җитәрлек күләмдә төзелми, гәрчә аңа якынча 7 млн гражданнардан ихтыяҗ бар. Мондый фикерне РФ вице-премьеры Виталий Мутко Казанда журналистлар белән аралашканда әйтте. "Торакка килгәндә, бу ипотека торагы яки аренда торагы булачак ихтыяҗга басым ясарга кирәк. Аренда торагының бәяләнмәве һәм без аны тиешенчә төземибез, - бу факт. Без җәмәгатьчелек фикерен сораштырдык: ипотека билгеле бер дәрәҗәгә кадәр кимесә, 7 млн граждан торакны арендага алырга әзер», – дип билгеләп үтте Мутко. Һәм: «арендалы торак проектта («торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектында – Т-и. ис.) милеккә сатып алына торган торак кебек үк». Социаль арендалы торакка яшь гаиләләр, социаль өлкә хезмәткәрләре, полицейскийлар мохтаҗ, дип саный ил Премьер-министры урынбасары. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Торак» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышыначак. «Бу темага (арендалы торак-Т-и. ис.) без бүген сөйләшербез. Без узган ел ил буенча бер генә арендалы йорт төзедек. Бу җитәрлек түгел», - диде Мутко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International