Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы хокуклы вәкиллегендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү чарасында ТРның РФдәге тулы хокуклы вәкиле Равил Әхмәтшин һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Тантананың ачылышы алдыннан Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне әйтте: “Бүген без Татарстанда читтә яшәп тә, республикабызның үсешенә зур өлеш керткән, ә димәк, гомумән илнең үсешенә дә өлеш керткән кешеләргә бүләкләр тапшырабыз. Безнең белән бергә эшләвегезгә зур рәхмәт. Киләчәктә дә Россия халкының имин яшәве өчен бергә эшләрбез, дип ышанам”.

Күп еллар буе нәтиҗәле хезмәт иткән, ТР нефть эшкәртү һәм нефтехимия сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән “ Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгатенең фәнни-тикшеренү һәм проектлы институты” ачык  акционерлык җәмгыятенең техник директоры Владимир Шуверов бүләкләнде.                                                                                                                                        

Дәүләт инвестицион сәясәт үсешенә һәм максатчан һәм адреслы иныестицион программаларны югары дәрәҗәдә тормышка ашыруда зур өлеш керткән өчен ТР “Батырларча хезмәт өчен” медале белән дәүләтнең  максатчан программалары һәм Россиянең икътисади үсеш Министрлыгының капиталь салу Департаменты директоры Юрий Колочков бүләкләнә.

Татарстан Президенты “Батырларча хезмәт өчен” медале экологик, технологик һәм атом надзоры Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Светлана Родионовага да тапшырды. Светлана Геннадьевнага әлеге бүләк Татарстан капиталь төзелешендәге сәнәгать объектларын куркынычсызлыкның иң югары дәрәҗәсе белән тәэмин иткән өчен һәм аларны вакытында файдалануга тапшыруга зур көч куйган өчен бирелде.

Ш. Мәрҗәни исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү Фонды Президенты Рөстәм Сөләймановка татар халкының рухи, мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан  рәхмәт белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International