Казанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе Региональ үсеш министры урынбасары – Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Федераль агентлыгы җитәкчесе В.И. Коган килде. Федераль Дәүләт төзелеше җитәкчесенең Казандагы программасы шактый тыгыз.
ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин һәм кызыксынган һәр якның белгечләре белән бергә В.И. Коган республика башкаласының медицина, спорт, социаль һәм мәгълүмати-информацион объектларын карады.
РКХ һәм БРКХ караганда, сәламәтлек саклауны модернизацияләү Программасы кысаларында үткәрелгән реконструкциянең нәтиҗәләре күрсәтелде. Хәзерге вакытта медицина учреждениеләрендә пациентлар һәм медперсонал өчен иң уңайлы шартлар тудырылган.
Делегация 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың иң мөһим объектларында булды. Әлеге объектлар түбәндәгеләр: теннис Академиясе, төзелеп килүче 45000 тамашачыга исәпләнгән «Rubin Arena» Футбол стадионы, спортның су төрләре Сарае.
«It Park» та Казанның спутник шәһәре -Innopolis ны тәкъдим итү, шулай ук Электрон Хөкүмәт һәм “Халык контроле”, “Электрон түләүләр” нең презентациясе булды.
Визит программасы нигезендә социаль ипотека Программасы буенча төзелүче йортларның берсен тикшерделәр. Бүгенге көндә Татарстанда, 2012 елда социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырыласы йортлар исемлегендәге 33 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.