Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында министр урынбасары Р.К. Кәримов рәислегендә фәнни-техник совет булды. Әлеге чара барышында катнашучы белгечләргә сүтелмәле җылылык алмаштыру җиһазларын (кайнар үткәргечтән салкынына (җылына торганына) җылылык җибәрә торган җайланма) куллану технологиясе тәкъдим ителде.
Чара барышында, аның инициаторлары, паять ителгән пластинкалы җылылык алмаштыру җиһазларын куллану, беренче баскычта чараларны экономияләсә дә, билгеле бер минусларга да ия булуын әйттеләр. Бу, иң беренче чиратта, хезмәт күрсәтүнең бәясе артуда һәм җылылык белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын киметүдә чагыла. Сүтелмәле җылылык алмаштыру җиһазларын чистарту бик җиңел һәм алар паять ителгәннәргә караганда, җылылык сикерүенә чыдамлырак.
Фәнни-техник советта катнашучы тармак предприятиеләренең технологлары теге яки бу җиһазның уңай яклары барлыгын практикада инану өчен эш барышында җылылык алмаштыру җиһазларының ике төрен дә кулланып карарга әзер булуларын җиткерделәр.