Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында җитәкчелекнең Мурман өлкәсенең төзелеш һәм территориаль үсеш министры А.В. Изотов җитәкләгән Мурман өлкәсе делегатлары белән очрашуы булды. Кунакларны министр урынбасары А.С. Әхмәтшин каршы алды, моннан тыш очрашуда министр урынбасарлары А.М. Фролов һәм В.Н. Кудряшев, “ТР ГИСУ” ГКУ җитәкчелеге һәм вәкилләре, ТР төзелеш буенча Дәүләт ведомстводан тыш экспертиза Идарәсе, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “ТР ипотека агентлыгы”, ТР Президенты карамагындагы ДТФ, “ТР дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча агентлык” ГУП, башка кызыксынган оешмалар һәм структуралар катнашты.
Татарстан Республикасының төзелеш комплексындагы уңышлар турындагы презентациядән соң, кунаклар Татарстанда вакытта нинди сорауларны өйрәнергә һәм кайсы объектларны карарга теләүләре турында сөйләделәр. Министр урынбасары А.С. Әхмәтшин үзенең кыскача кереш сүзендә торак төзү турында гына түгел, социаль-мәдәни өлкәдәге, сәнәгать өлкәсендәге объектларның төзелелүе турында да сөйләде. Шуннан соң һәр ике як торак төзелешендә социаль проектларны үстерү мөмкинлеген тикшерделәр, аерым алганда сүз ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондын функцияләштерү турында, шулай ук җир участокларын социаль һәм коммерция төзелеше өчен формалаштыру турында барды. Һәр ике як әлеге сорау буенча федераль үзәк белән хезмәттәшлек итү перспективасы һәм мондый бәйләнешнең тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.