Бүген Мурман өлкәсе төзелеш һәм территориаль үсеш министры А.В. Изотов җитәкләгән Мурман өлкәсе делегациясенең Татарстанга булган визиты тәмамлана. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы, шулай ук берничә предприяте белән очрашканнан соң, кунаклар объектларны карарга киттеләр. Делегация вәкилләрен иң беренче чиратта торак төзү, шул исәптән Дәүләт торак фонды программасы буенча торак төзү соравы кызыксындырганга күрә, кунаклар Казан шәһәрендәге социаль ипотека буенча төзелеп килүче йортны, шулай ук комплекслы төзү территориясен карадылар. Делегация “Әкият” дип аталган яңа курчак театрында, шулай ук төзелеп килүче футбол стадионында һәм спортның су төрләре сараенда булдылар. Карау программасы тарихи мирасны саклау программасы актив тормышка ашырыла торган Свияжск утрау-шәһәрчегендә тәмамланды.