“Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасы - игътибар үзәгендә

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин һәм ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау министры А.Р. Шафигуллин рәислегендә, “Арзан һәм уңайлы тирәлек”  программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Тикшерелгән сораулар арасында түбәндәгеләр бар иде: программа объектлары буенча бүлеп бирелгән чараларны үзләштерү, агымдагы ел программасы буенча эшләнгән эшләрнең барышы, профильле министрлар тарафыннан зур игътибар таләп итүче объектлардагы эшләр, 2013 елга программа проектын формалаштыру. Киңәшмә эшендә проект һәм подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашы. Министр И.Э. Фәйзуллин программа билгеләгән объектлардагы эшләрне иң кыска срокта тәмамларга боерды. Иртәгә “Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә республиканың муниципаль оешма вәкилләре катнашында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International