Төзелеш Министрлыгында пыяла-пластик трубаларны презентацияләү булды

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Композит” Холдинг компаниясенең презентациясе булды. Әлеге чарада торак-коммуналь хуҗалык Идарәсе башлыгы А.Ю. Абдуллаев, министрлык һәм тармак предприятиеләреннән  белгечләр катнашты.

“Композит” компаниясенең тулырак презентациясендә полиэфир һәм эпоксидлы сумалалар нигезендә эшләнгән пыяла-пластик трубалар җитештерү буенча мәгълүмат тәкъдим ителде. Әлеге трубалар торак-коммуналь хуҗалыктагы инженерлык челтәрләре өчен эшләнелә  һәм бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә киң кулланыла. Пыяла-пластик трубаларның төп аермасы булып,  транспортлау  һәм монтажлау җиңеллеге, бик сыгылмалы булуы, коррозиягә чыдамлыгы, хезмәт итү срогы ( 50 елга кадәр) тора.

Бүгенге көндә компания республика территориясендә җитештерү оештырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International