Төзелеш Министрлыгы һәм Татарстан республика оешмасы ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) Башкарма комитетының уртак утырышы булды

2012 елның 23 октябре, сишәмбе

2012 елның 23 октябрендә Хезмәт сараенда Татарстан республика оешмасы ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) Башкарма комитетының Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  Министрлыгы белән уртак утырышы булды. Көн тәртибендәге төп сорау – предриятиеләр һәм төзелеш оешмаларының 2012-2013 елгы көзге-кышкы эш чорына эзерләнү буенча чараларның үтәлешен тикшерү һәм Татарстан Республикасы төзелеш тармагында 2012 елның 9 аенда эшләү нәтиҗәләре буенча җитештерү травмаларының торышы һәм аларны 2012-2015 елларда кисәтү буенча бурычлар.

Чарада шулай ук ТРдагы хезмәт Дәүләт инспекциясеннән һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсеннән вәкилләр катнашты. Киңәшмәдә, Министрлыктан ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин чыгыш ясады. Аның доклады бүгенге көндә Татарстан төзүчеләре тормышка ашыра торган проектларга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International