Бүген Төзелеш Министрлыгы Универсиада объектларын тикшерүне оештырды

2012 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин ТР Яшьләр эшләре, спорт, туризм буенча министр Р.Т. Бурганов белән, шулай ук Казан Башкарма комитеты, проектлы институтлар һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе вәкилләре катнашында республика башкаласының спорт объектларын, шулай ук метроның төзелеп килүче өч станциясен карадылар.  Әлеге чара атна саен пәнҗешәмбе көнне үткәрелә. Тикшерүнең бүгенге программасында пулядан ату комплексын, “Тулпар” стадионының әзерләнү кырын, гимнастика үзәген, “Казан”  ат-спорт комплексының ябык түбәле манежын, “Ракета”, “Тасма”, “Рубин” стадионнарын тикшерү каралган иде.

Тикшерү төзелеп килүче футбол стадионын карау белән тәмамланды.  Монда  ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрыгы җитәкчеләре, “Камгэсэнергострой”  һәм  “Центр окон” компаниясе тарафыннан төзелеш мәйданында эшләүче барлык эшчеләр өчен ( якынча ике мең кеше) бәйрәм табыны үткәрелде. Корбан бәйрәмендә корбан итеп сыер суелган.  Бу көнне, шулай ук,  стадионның түбәсендәге конструкцияләрне беркетү операциясен ( вакытлыча кулган терәкләрне демонтажлау һәм объектка проектлы төсмер кертү) уңышлы тәмамлаган өчен объектның иң яхшы төзүчеләренә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрыгының грамоталары  тапшырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International